Социаль челтәрләрдәге бизнес төрлечә булырга мөмкин

2016 елның 2 декабре, җомга

Әлмәттә яшәүче “булдыклы” бер егет, социаль челтәрләрдә очсызлы “хәмер”, тәгаенләп әйткәндә, «Этиловый спирт 95%» сатып ятуы сәбәпле, тәртип сакчыларының күз уңына эләккән. М. дигән гражданин «В Контакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә әлеге продукцияне сатуы турында мәгълүмат урнаштырып, бик җиңел генә сатып алучылар тапкан.

Сатып алучылар, үз чиратында, сатучы белән телефон аша хәбәрләшеп, очрашу турында сүз куешкан. Шул рәвешле егет спиртлы продукциясен “озатып” торган.

25 ноябрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә Әлмәт шәһәренең «Стрелец» автобазары янында "Этиловый спирт 95%” дигән спиртлы продукция сату фактын билгеләде. Әлеге чара барышында ВАЗ 21099 автомобиленнән барлыгы 250 савыт «Этиловый спирт 95%» табып алынды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әлеге факт буенча административ тикшерү алып бара.

Әлмәт территориаль органы тагын шуны исегезгә төшермәкче: хәзер кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган продукцияне саклау һәм сату максатында ташу, сату өчен җаваплылык көчәйтелде. Әлмәт шәһәр прокуратурасы ноябрь аенда әнә шундый гамәл өчен – кулланучылар тормышы һәм сәләмәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган продукцияне саклау һәм сату максатында ташу, сату өчен (РФ Җинаятьләр кодексының 238 статьясындагы 1 өлешендә күздә тотылган җинаять кылу) гаепләнелүче Әлмәттә яшәүче берәүгә карата гаепләүне хуплаган. Гаепләнелүченең «ВКонтакте» социаль челтәрендә «АлкогольАльмет» сәхифәсен булдырып, кеше тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәвен белеп торган хәлдә, эчү өчен яраксыз булган спиртлы продукция сатып ятканлыгы билгеләнгән. Суд аңа карата, җинаять-башкару инспекциясе белән килештереп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнелә торган урыннарда мәҗбүри эшләр рәвешендәге җәза чарасын билгеләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International