Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасына кертелгән чараларны үтәү йөзеннән, бизнес-бергәлек вәкилләренең хокукый аңын үстерү чараларын тормышка ашыру буенча актив эш алып бара.
Киңәшмәләр, лекция, семинар, әңгәмәләр кысаларында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын тормышка ашыруда килеп чыга торган мәсьәләләр, проблемалар карала. Аерым алганда, эшмәкәрләргә законнар таләпләре, аерым таләпләрне бозган өчен җаваплылык төрләре һәм күләме турында мәгълүматлар ирештерелә. Шулай ук азык-төлек товарларын сату проблемалары, товар турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар җиткерү зарурилыгы һ.б. шундый мәсьәләләр карала.
Очрашулардан соң бизнес-бергәлек вәкилләре Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан бирелә торган аңлатмаларның көн кадагына сугуын билгеләп, мондый чараларны ешрак уздыру зарурилыгын искәртә.
Әйтергә кирәк, үткәрелеп килә торган чаралар – күзгә-күз очрашып әңгәмәләшү эшмәкәрләрнең сатып алучылар белән берлектә эшләвенең нәтиҗәле юлларын эзләп табу мөмкинлеге бирә.