Янә “Бүләк сертификатлары” турында

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүләк сертификатлары тормышыбызга үтеп кереп, хәлебезне шактый ук җиңеләйтте. Якыныбызга яки дус-ишебез, туганыбызга теге яисә бу бәйрәм уңаеннан нәрсә бүләк итәргә, сөеклемне ничек шаккатырырга, дигән сорау бик еш чыгып тора лабаса. Хәер, якыннарыбызга бүләк табуның әлләни авырлыгы юк-югын. Ә менә хезмәттәшебезгә, йә булмаса бакча күршебезгә бүләк эзләү -  мең бәла. Нәкъ менә шундый очракларда безне «Бүләк сертификаты» коткарып калырга мөмкин дә инде. Бүген товарларны гына түгел, бәлки, чәчтарашханәдән, косметика салоныннан  алып, ресторанда кичке аш һәм боулинг уенына кадәр, төрле хезмәтләр күрсәтүне дә шул рәвешле бүләк итәргә була. Һәм, әйтергә кирәк, бу тенденция торган саен киңрәк колач җәя.

 Әмма, кызганычка, бүләк сертификатларын алучылар арасыннан күпләребез үз хокукларын белеп үк җиткерми әле.

Бу җәһәттән кулланучылар безгә түбәндәге сораулар белән барыннан да ешрак мөрәҗәгать итә.

“Сертификатны киредән кибеткә тапшырып, акчасын алып буламы?”

Кызганычка, сертификатны “тере” акчага алыштырып булмый. Бүләк сертификаты оешманың сертификатны күрсәтүчегә сертификат номиналына туры килә торган суммага товар тапшырырга тиешлеген раслаган документ булып тора. Башкача әйтсәк, сертификат сатып алганда, предприятие (кибет, косметика салоны белән һ.б.) белән сату-алу килешүе төзелә. Сез түләгән акча алдан түләп куелган акча булып тора. Предприятие аны кабул итеп алганнан соң сезгә (яки сертификатны бүләк итеп кабул итүчегә) товар, хезмәт күрсәтү бурычын үзенә йөкли. Бу очракта хәтта хезмәт күрсәтүгә (солярий, парикмахер хезмәте күрсәтү һ.б.) сертификат та эш башкаручы ягыннан билгеле бер продуктны сату буларак карала һәм бу хезмәт күрсәтү товарга тигезләштерелә (шуннан килеп чыгучы барлык нәтиҗәләре белән). РФ Гражданлык кодексының  454 статьясында: “сату-алу килешүе буенча бер якка (сатучы) әйберне (товар) икенче як (сатып алучы) милкенә тапшыру бурычы йөкләнә, ә сатып алучыга бу товарны кабул итү һәм аның өчен билгеләнгән сумма (бәя) түләү йөкләнә”, диелгән.

“Сайлап алынган бүләкнең бәясе сертификатта күздә тотылганнан кыйммәтрәк булса, нишләргә?”

Бу сорауның җавабы бик гади: сертификат хуҗасы товар яки хезмәт күрсәтүдәге аерманы түли дә шуның белән шул.

“Бүләк сертификатына алынган техника ватылса, нишләргә? Аңа гарантия дигән әйбер кагыламы?”

Кулланучы кибеттә товарны гадәттәгечә сатып алганда нинди хокукларга ия булса, бу очракта да – нәкъ шулай. Шул ук алыштыру һәм кире кайтару схемалары гамәлдә булачак, гарантия ремонты процедурасы да берничек тә аерылмаячак. Сертификатка бүләк сайлап алганнан соң конкрет урында сатып алганлыкны раслаган чек бирелә. Ул товарның гарантия талонына (товарга гарантия билгеләнгән очракта) беркетеп куела.

Әмма бүләк сертификатларының өстенлекләре белән беррәттән, кайбер кимчелекләре дә бар. Сертификат алып, авыр хәлдә калмас өчен түбәндәгеләргә игътибар итегез:

- сертификатның гамәлдә булу срогы. Сертификат сроклы яки сроксыз булырга мөмкин. Аннан кайчанга кадәр файдаланып буласын белешергә онытмагыз. Сертификат товарга әйләндерелмәгәндә, гадәттә акчасы кире кайтарылмыйча, “яна”; 

- сертификаттан файдалануга карата таләпләр һәм аны файдалануда чикләүләр. Мәсәлән, кайбер фирмалар бөтен суммадан бер тапкыр һәм тулысынча файдалануны таләп итә (юкса калган сумма “яначак”). Алар Россия законына таянып эш итә. Аның нигезендә, бүләк сертификаты кебек документлар, үзләренең номиналь бәясе (башка суммага түгел!) нигезендә, фәкать бер тапкыр гына сатып алынырга һәм учетка куелырга мөмкин. Икенче бер фирмалар бүләк суммасына товарны аз-азлап, әмма билгеле бер вакыт эчендә, сайлап алу мөмкинлеге бирә;

- фирманың “распродажа”ларында һәм башка акцияләрендә гомуми нигезләрдә катнашу мөмкинлеге. Кагыйдә буларак, бүләк сертификатлары өчен мондый мөмкинлек күздә тотылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International