Халыкның хокукый аңын үстерү

2016 елның 3 декабре, шимбә

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013  ел, № 764 карары белән расланган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын  комплекслы яклау системасын үстерү” кече программасын тормышка ашыру кысаларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча чаралар комплексын үткәреп килә. Кече программаның төп бурычларыннан берсе – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның аң-белемен үстерү.

Халыкны бу җәһәттән агарту хәзерге вакытта мөмкин булган барлык ысуллар: телерадиоканаллардагы сюжетлар, интернет челтәренә мәгълүматлар урнаштыру, оешмаларда лекцияләр үткәрү, индивидуаль консультацияләр үткәрү (шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлардан торган материалларны тарату белән) нигезендә  тормышка ашырыла. Консультация пунктларын оештыру кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга үзләрен борчыган мәсьәләләрне турыдан-туры массакүләм мәгълүмат чараларын үткәрү урыннарында хәл кылу мөмкинлеге бирә.

Декабрьнең беренче көннәрендә Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Мегастрой» гипермаркеты (адресы: Җиңү проспекты, 101 й.) янындагы Бөтенроссия ярминкәсе - «Удмуртия» күргәзмә үзәге гөрләгән  павильонда консультация пунктын оештырды.

Ярминкәгә Россия төбәкләреннән 90га якын предприятие, шул исәптән Казан, Зеленодол, Түбән Кама һәм Чаллы эшмәкәрләре продукциясе тәкъдим ителгән. Анда кием-салым, баш киеме, мех аяк киеме, йорт һәм кухня кирәк-яраклары – барысы да бар. Азык-төлек рәтләре төрледән-төрле балык, ит ризыклары, гөмбә, җиләк, төрле тәм-томнар, чикләвек һәм кипкән җимешләр белән тулган. Шулай итеп, бу көннәрдә халык шушы гаять бай ярминкәгә килеп, берочтан кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, товарларны сайлау буенча киңәш-табышлар ишетте, товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә кулланучыларның нинди хокукларга ия булуларын белде.

Кыскасы, ярминкәгә килгән төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре консультация пунктын оештыру нәтиҗәсендә, шулай ук «Вестник потребителя» газетасында һәм кулланучылар өчен чыгарылган буклетларда урын алган мәгълүматлар белән танышып, кулланучылар буларак акны карадан аерырга өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International