Дегустация – сатып алучылар өчен бик тә кирәкле һәм файдалы чара. Дегустацияләр үткәрү кулланучыны нинди дә булса яңа товар белән таныштыру мөмкинлеге бирердәй иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Мондый чарада кулланучы үзенә тәкъдим ителә торган ризыкларның (әлбәттә инде, күңеленә хуш килә торганнарының) сыйфатын һәм тәмен бик тә рәхәтләнеп бәяләү мөмкинлеге ала.
Күргәзмә-дегустация – шулай ук оешмага да үзендә җитештерелә торган продукцияне базарда таныту өчен менә дигән ысул булып тора.
Татарстан Республикасы куллану базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле товарлары өлешен арттыру - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге юнәлешләреннән берсе. Шуны истә тотып, Казан территориаль органы хезмәткәрләре Лаеш шәһәрендә продукция күргәзмәсе-дегустация оештыру һәми үткәрүдә катнашты. Шәһәрнең җәяүлеләр өчен билгеләнгән үзәк урамындагы «Хлеб» кибетендә «Хлеб» ҖЧҖ җитештергән продукция – камыр һәм икмәк-күмәч ризыклары күргәзмәсе булып узды. Әйе, хуш исләре бөтен өйгә таралган тәмледән-тәмле камыр ризыклары табыныбызны һәрвакыт бизәп тора. Ул гына да түгел, пәрәмәч-бәлешләр хуҗабикәләребезгә, ризыкны төрлеләндереп, гаиләсен тәмле һәм туклыклы аш-су белән сыйлау мөмкинлеге дә бирә.
Өч сәгать дәвамында теләгендә булган һәркем җирле җитештерүченең продукциясе тәмен татып карау һәм бәяләү, ризыкны әзерләү процессы, аның составы турында үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетү мөмкинлеге алды. Бернинди дә өстәмәләр, буяу һәм ГМО кушмыйча, фәкать табигый чималдан гына әзерләнгән икмәк-күмәч, камыр ризыклары аеруча зур мактауга лаек булды.
Күргәзмә барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре җирле продукциянең өстенлекләре: чималының табигыйлеге, сыйфатлы һәм “свежий”булуы турында сөйләде. Моннан тыш “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән төшенчәнең асылы аңлатып үтелде. Теге яки бу товар сатып алганда килеп чыгу ихтималы булган хәлләргә мисаллар китерелде. Сатып алучыларга товарлар һәм җитештерүче турында нинди мәгълүматлар тапшырылырга, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләренең ничек эшләнергә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүенең нинди документлар белән расланырга тиешлеге аерым игътибар үзәгенә алынды. Шулай ук белгечләребез күргәзмә-дегустациягә килүчеләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтләре белән таныштырды һәм «Вестник потребителя» газетасын өләште.