2016 елның 5 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре урам базарында кулланучылар өчен дежур тору оештырды.
Шулай ук базар территориясендә сәүдә эшчәнлеге алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән “Хуҗалык итүче субъектлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны үтәү” дигән темага очрашу үткәрелде. Чарада, кулланучылар белән үзара низаглар килеп чыгуга алшартларны юкка чыгару максатында, куллану законнары аңлатып үтелде. Моннан тыш кулланучылар хокукларын яклауга бәйле куллану мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү буенча сорауларга җаваплар бирелде. Белгечләребез шулай ук халык белән дә аралашып, төрле сорауларга җаваплар ирештерде. Сораулар асылда техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алуга, ремонтлау срокларын санга сукмау, көнкүреш хезмәтләренең сыйфатсыз булып чыгуына кагылышлы булды. Кулланучылар мәнфәгатьләре үтәлүенең кулланучыларның үзләреннән үк торуына – килеп туган төрле хәлләрдә үзләрен дөрес итеп тоту, үз хокукларын яклау осталыгына бәйле булуына басым ясалды.
Очрашулар барышында тиешле методик рекомендацияләр һәм мәгълүмати материаллар өләшенде.