Бәйрәм дустанә рухта узды

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, ел саен декабрь аенда үткәрелә торган инвалидлар декадасы алдыннан, үзләренең карамагындагы үзәккә – Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгенә «Брейн-ринг» дигән акыл уенына чакырылды. Чараны, «Спортивное движение» ТР инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән, «Ника» Яшьләр клубы волонтерлары үткәрде.

Уенга тормыш эшчәнлегебезнең төрле өлкәләреннән танып-белү характерындагы, кызыклы бик күп сораулар кертелгән иде. Бу исемлектә шулай ук компетентлы жюри тарафыннан алдан ук хупланып куелган кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулар да булды. Шулай итеп, чарада катнашучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре белән, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы статьяларына таянып, куллану өлкәсе мәсьәләләре буенча рәхәтләнеп фикер алышты, кызып-кызып бәхәсләште. Моннан тыш командалар җыр-биюгә, шигырь сөйләүгә, бәйгеләр оештыруда осталыкларын да жюри хөкеменә тәкъдим итте.

Чара бик дустанә рухта узып, бер кешене дә битараф калдырмады. Җиңүчеләр һәм чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр, шул исәптән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан әзерләнгән буклетлар тапшырылды.

Ахырда чарада катнашкан барча халык хуш исле бәлешләр белән сыйлану өчен чәй өстәле янына чакырылды.

Изгелек, рәхим-шәфкатьлелек декадасына багышланган чара әнә шулай бик тә матур һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International