Баулыда яшәүчеләр легаль булмаган хәмер сату турында “Халык контроле”нә хәбәр иткән өчен акча алу мөмкинлегенә ия

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан файдаланучылар, Татарстан территориясендә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында “Халык контроле”нә хәбәр итеп, акчалы булырга мөмкин.

Түләү күләме – 1 меңнән 3 мең сумга кадәр.  Бу акча хәбәрдә бәян ителгән закон бозу факты расланган очракта бирелә.

Хәбәрләрне берничә категория: “Сәүдә кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”,  “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнештә йөртү” категорияләре буенча җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International