Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, 2016 елның 12 декабрендә – Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, 12.00-20.00 сәгатьтә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ТР, Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26.
Кабул итүгә (8553) 22-21-33, 22-21-66 телефоны аша алдан язылып куярга кирәк.
Территориаль орган гражданнарны кабул иткәндә, кирәк булган очракта, үзләренең ризалыгы белән, мөрәҗәгатьләрендә күтәрелгән сорауларга җавап бирүгә компетенцияле башка органнарның вәкаләтле затларына видеоэлемтә, аудиоэлемтә һ.б. элемтә аша шәхсән мөрәҗәгать итүне оештырачак.