2016 елның 7 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Центр милосердия» халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар белән очрашты.
Чараның төп максаты – өлкәннәр һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырту иде. Реабилитация үзәге клиентларына иң элек Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе турында, аның эшчәнлеге, бурычлары һәм кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп нигезләмәләре турында мәгълүматлар җиткерелде. Берочтан сатып алучыларны алдау ысуллары, сәүдә оешмаларында сатып алучыларның хокукый хәле кебек темаларга кагылып үтелде, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә хокуклар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелгән дегустацияләр нәтиҗәләре турында аңлатмалар бирелде.
Реабилитация үзәгенә йөрүче пенсионерлар һәм инвалидлар әңгәмәдә актив катнашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, шәхси тәҗрибәсеннән мисаллар китерде. Аларның һәммәсенә үзләрен кызыксындырган сорауларга тәфсилле, тулы җаваплар ирештерелде. Шулай ук чарада катнашучыларга аерым-аерым консультацияләр дә бирелде.
Очрашу бик җылы, дустанә рухта узды, аннан барчасы да канәгать калды. Һәммә кешегә мәгълүмати белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.
Очрашудан соң реабилитация үзәгендәге чарада телгә алып үтелгән сәүдә объектлары сатучылары белән, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларына, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һ.б. таянып, аңлату характерындагы әңгәмәләр һәм семинар-укулар үткәрелде.