Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елның 6 декабрендә Теләче районының Алан урта мәктәбе  7, 8, 10 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес үткәрелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече балаларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын тормышта куллану, кулланучының төп хокуклары турында, кулланучыларның таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, кулланучылар хокуклары санга сугылмаган очракта дәгъва кую тәртибе, шулай ук кулланучы буларак санга сугылмаган хокуларыңны яклауда ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.

 Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен уку процессына кертү, шулай ук  баланың дөньяга карашы һәм психологиясе формалашкан чакта ук мәктәп укучыларына куллану культурасын сеңдерү аерым игътибар үзәгенә алынырга тиеш. Моннан тыш мәктәп укучыларының куллану белемнәрен үзләштерүе ата-аналарында да чагылыш табып, кулланучыларның төрле буынын агарту һәм гаилә тәрбиясенә куллану кагыйдәләре-тәртипләрен кертү өчен яңа юллар да ача әле. Инде килеп, халыкны шул рәвешле аң-белемле итү кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтүдә нәтиҗәле чара, намуслы эшмәкәрлек нигезе  булып тора.

Дәрестә шулай ук “кешенең намусы”, “игелеклелек” төшенчәләре, иҗади сәләтне үстерү, намус кушканча яшәү, үзеңдә намуслылык, дөресен сөйләү кебек сыйфатларны булдыру зарурилыгы  аңлатып үтелде. Моннан тыш Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы көрәшү мәсьәләләре буенча “Ышаныч телефоны” эшләп килүе дә искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International