2016 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Тәтеш районы Олы Тархан авылында Тәтеш муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Х.Сафиуллов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко, мәгариф бүлеге начальнигы Т.В.Красулина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы М.В. Тихонова катнашында Олы Тархан урта мәктәбенең актлар залында Татарстан Республикасы Тәтеш районы Олы Тархан авылы мәктәбе укучыларын - “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Бәйрәм тантанасын мәктәп директоры Р.И.Шагаев ачып җибәрде. Ул кулланучылар хокукларын яклау хәрәкәтенең килеп чыгу тарихын кыскача гына яктыртып үтте. Шуннан соң мәктәп укучылары, “Кулланучы хокукларын бел!” дигән лозунг белән, 1958 елның 9 апрелендә БМО Генераль ассамблеясендә билгеләнгән кулланучының 8 хокукы турында шигъри формада чыгыш ясады. Чарада катнашучы укучылар һинд, япон биюләрен, рус һәм мордва телләрендә җырлар башкарды, мәктәп директоры, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законын ни дәрәҗәдә белүләрен сынап карау өчен, укучылар арасында тест уздырды.
Район хакимияте башлыгы Р.Х. Сафиуллов республика олимпиадасында җиңүчеләрне бик җылы итеп котлаганнан соң бүгенге базар шартларында һәркайсыбызга үз хокукларыбызны һәм бу хокукларны тормышка ашыру механизмнарын белергә кирәклеген билгеләп үтте.
Хакимият башлыгыннан соң сәхнәгә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко чакырылды. Ул чарада катнашучыларга, республикада кабул ителгән “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” республика максатчан программасының төп өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү эшчәнлеге (шул исәптән урта мәктәп укучылары арасында куллану белемнәре нигезләре буенча олимпиада үткәрү) торуын искәртте. Куллану белеме нигезләрен белү көннән-көн әһәмиятлерәккә әйләнеп бара. Республика күләмендә олимпиада инде менә дүртенче тапкыр үткәрелде. Республика олимпиадасында катнашырга теләүче егет-кызлар саны елдан-ел арта, диде ул.
Шуннан соң И.А. Марченко җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ул “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасында актив катнашуы һәм Татарстан Республикасында куллану белемнәре системасын үстерүдәге уңышлары өчен Тәтеш районы Олы Тархан урта мәктәбенең тәүге тапкыр бүләкләнүен аерым билгеләп үтте. Шулай ук мәктәп директоры Расыйх Интал улы Шагаевка, Олы Тархан урта мәктәбенең 10 “б” сыйныф укучылары Алсу Шәүкәт кызы Вахитовага, Рамилә Рәмис кызы Вахитовага, 11 “б” сыйныф укучысы Алмаз Ирек улы Дульдеевка бүләкләр тапшырылды.
Олимпиада призерлары бик канәгать калып, 2017 елгы республика олимпиадасында да катнашырга теләк белдерде.
Ахырда район хакимияте башлыгы һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе исеменә 2016 елгы республика олимпиадасын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт сүзләре ирештерде.
Тантаналы чарада катнашучыларның һәммәсенә кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары өләшенде.
Бу чара район газетасында һәм җирле телевидениедә яктыртылачак.