Алар бүләк алдылар!

2016 елның 9 декабре, җомга

 8 декабрь көнне Актаныш муниципаль районында “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән тема буенча үткәрелгән 2016 елгы республика олимпиадасы призерларын бүләкләү тантанасы булып узды.

Бу көнне кунакчыл Актаныш районы дәрәҗәле кунакларны һәм олимпиада җиңүчеләрен кабул итте. Тантана татар милли биюеннән башланып китте. ТР Дәүләт алкоголь инспекцисе җитәкчесе И.А.Марченконың тәбрикләү сүзе беркемне дә битараф калдырмыйча, алга таба да укучыларны мондый чараларда актив катнашырга рухландырды. “Хокукый аң-белемнәрегезне үстерүгә омтылышыгыз өчен рәхмәт! Киләчәктә дә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне арттыруыгызны, Россиянең лаеклы гражданнары, социаль җаваплы һәм аңлы булып үсүегезне телим”, - диде  Игорь Александрович.

Шулай итеп, Актаныш 1 нче урта мәктәбенең  11б сыйныф укучысы Инзилә Фарис кызы Фәррахова, 2016 елда “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага үткәрелгән республика олимпиадасында җиңеп, югары бүләккә лаек булды. Ул олимпиада җиңүчесе дипломы, бәллүр приз һәм смартфон белән, шулай ук программаның логотибы урын алган китаплар һәм товарлар белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Актаныш районының 1 нче урта мәктәбе  11б сыйныфы укучысы Алсу Айдар кызы Гыйлаевага исә олимпиаданың 2 дәрәҗә дипломы, пыяла сувенир, смартфон һәм программа логотибы урын алган бүләкләр тапшырылды. Ә инде  ТР Актаныш районының 1 нче урта мәктәбе 11б сыйныф укучысы – “Куллану белемнәрен үзләштерүдә активлык һәм максатка омтылышлылык” номинация призеры Камил Инсаф улы Могтазиров өченче урынга лаек дип табылды. Әлеге булдыклы егет тә Мактау грамотасы, смартфон һәм программа логотибы белән бүләкләр алуга иреште.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко ТР Актаныш районының 1 нче урта мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Резеда Зиннур кызы  Могтазирова һәм Руслан Наил улы Сафиуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Р.З.Могтазирова җавап сүзендә олимпиаданы оештыручыларның, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең эшен югары бәяләде, конкурсантлар белемнәренең гадел бәяләнүен һәм жюри әгъзаларының компетентлылыгын билгеләп үтте. Шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре – Лилия Гәрәй кызы Камалова һәм Галия Азат кызы Фәрхуллина исеменә дә рәхмәт сүзләре ирештерелде. “Сез үткәргән лекцияләр, практик биремнәр, сезнең күтәренке кәефегез һәм җиңүгә рухландыруыгыз укучыларыбызны әзерләүдә зур роль уйнады. Шуңа күрә дә без җиңдек, рәхмәт сезгә!”, - диде Резедә ханым. Бүлек белгечләренә Актаныш 1 нче мәктәбе директоры Р.Ф. Гыйздәтуллина исеменнән Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Тантана бәйрәм концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International