Татарстан Республикасы Арча территориаль органына кулланучыдан Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә «Ленар» ҖЧҖнең зур гына «Нур» супермаркетына карата шикаятьләрнең чираттагысы алынды. Биредә яраклылык срогы чыккан һәм товар турында мәгъдүматлары күрсәтелмәгән продуктлар сатыла, дип.
Сатучыларга һәм хуҗалык итүче субъектка берничә тапкыр кисәтү ясалуга һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнарны аңлату буенча семинар-укулар үткәрелүгә карамастан, әлеге сәүдә объектында закон бозуларны дәвам итәләр. Арча территориаль органы бу сәүдә объектын быелның март аенда гына тикшергән иде әле. Шул чагында саклау вакыты чыккан барлыгы 8476,13 сумлык ризык сатудан алынып утильләштерелде. Менә хәзер – 2016 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең вәкаләтле затлары тарафыннан планнан тыш күчмә тикшерү үткәрелеп, аның барышында РФ Хөкүмәтенең 19.01.98 ел, №55 карары белән расланган Сату кагыйдәләренең 23,33,34 пунктларын бозу факты, ягъни саклау вакыты чыккан һәм тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы 8522 сум 87 тиенлек продуктларның (кондитер, колбаса, сөт ризыклары, салатлар) кибет киштәсендә искереп ятуы ачыкланды. Тикшерү барышында бу ризыкларның һәммәсе дә сатудан алынды. Тикшерү акты төзелеп, гамәлдәге законнар буенча карар кабул итү өчен, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль бүлегенә җибәрелде.
Супермаркет хезмәткәрләре белән тагын бер тапкыр семинар үткәрелде. Аның барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүматлар ирештерелде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучыларның һәммәсен дә ризык сатып алганда бик игътибарлы һәм уяу булырга, күңелләрендә ышаныч уяткан җитештерүчеләрнең продукциясенә генә өстенлек бирергә чакыра.
Сатып алучыларның сәүдә объектларындагы хәлләрдән күңелләре сүрелүенең барлык очракларында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы ярдәмгә килә ала. Көннәрдән бер көнне яраклылык вакыты чыккан яки кулланучылар өчен тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән товар сатып алырга туры килгәндә, һич икеләнмичә, кулланучылар хокукларын бозу фактлары турында безгә мөрәҗәгать итегез!
Тиешле сәбәпләр булганда, белгечләребез һәрвакыт планнан тыш тикшерүләр үткәрә. Алар барышында, инде әйткәнебезчә, күп кенә закон бозу очраклары ачыклана.