2016 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре Шахмай авылында Яңа Чишмә районында яшәүче бер ир-ат “иярләгән” LADA 211440 машинасын туктаткан. Автомобильнең багажын тикшергәндә, составында этил спирты билгеләре булган, этикеткасыз, маркировкасыз, товарны озату буенча тиешле документларсыз гына, үтә күренмәле сыекча тутырылган һәркайсы 5әр литрлы 4 пластик савыт табылган.
Машина йөртүче үзенең аңлатмасында аракыны Казан шәһәрендәге Колхоз базарында сатып алганлыгын бәян иткән. Кирәкле барлык документлар рәсмиләштерелгәннән соң 20 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясе хуҗасыннан алынган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү алып бара.