Ваклап сату өлкәсендә еш кына “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуны очратырга туры килә. Болар – төрледән-төрле косметика лосьоннары. Кызганычка, халыкның билгеле бер категориясе бу лосьоннарны эчү өчен куллана. Шуның белән сәламәтлегенә нинди зыян салынуын үзләре дә тоймый кала.
Чаллыда Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре «Закамье» базасының күпләп сату складларында хосусый эшмәкәрләр А.А.Серов һәм О.Л.Козловадан 100 мл сыешлы савытларда «Хлебный», «На бруньках», «Настойка перца стручкового» дигән төрле атамалардагы 3600 савыт косметика лосьонын табып алган.
2016 елның 5 декабрендә тикшерү материаллары ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына кабул итеп алынды. Хосусый эшмәкәрләргә карата РФ КоАП 14.16 статьясындагы 1 өлеше буенча административ эшләр кузгатылды. Хуҗаларыннан табып алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәреләчәк.