Кулланучы буларак, үз хокукларыңны ничек дөрес итеп якларга?

2016 елның 9 декабре, җомга

Кулланучыларның күпчелеге үзләренең тормыш тәҗрибәсендә кулланучы хокукларын яклаган Законны белүнең яки Законның аерым өлешләрен укып чыгуның гына җитмәвен, бәлки әле Закон нигезләмәләренә туры китереп кулланучы хокукларын яклау механизмнарына ия булырга кирәклегенә дә инангандыр, мөгаен. Кулланучы буларак, үз хокукларыңны ничек якларга? Нәрсәдән һәм ничек башларга? Ярдәм сорап, кая мөрәҗәгать итәргә?

Шуны истә тотып, 2016 елның 8 декабрендә, инвалидлар декадасы кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач районындагы "Наз" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы төрле шәһәр һәм район гражданнары белән  кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне һәм әлеге законны аңлату йөзеннән очрашу үткәрде.

Үзәктә дәваланучы халык очрашу барышында Законның кулланучыларга нинди хокуклар бирүе, товарларның, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгының нәрсәне аңлатуы, теге яки бу товар сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында белүгә ирешү белән беррәттән, кулланучы мәсьәләсен мөстәкыйль хәл кылырга карар иткәндә, конкрет мисалларда нәрсә эшләргә һәм нинди гамәлләр кылудан сак булырга кирәклегенә дә төшенде. Моннан тыш территориаль орган хезмәткәрләре үзәктә сәламәтлекләрен ныгытучыларны борчыган төрледән-төрле сорауларга да җавап бирде.

Шул ук көнне Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең ярминкә мәйданчыгында халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде. Моннан тыш эшмәкәрләр һәм сатучыларга семинар-укулар үткәрелде.

Чараларның һәммәсендә халыкка кулланучы өчен кирәкле мәгълүматлар һәм элемтәгә керү өчен телефон номерлары урын алган мәгълүмати-белешмә материаллар – буклетлар, шулай ук «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International