Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, Коррупциягә каршы халыкара көрәш көненә багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, мәктәп укучыларына коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча хокукый агарту максатында әңгәмәләр үткәрде.
Әлеге тематик чаралар балаларга яшьтән үк ришвәтчелек күренешләренә нәфрәт хисе сеңдерү, коррупциягә каршы тәртип стандартларын популярлаштыру максатын күздә тотып үткәрелде.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре үзләренең балаларына да коррупция төшенчәсен аңлата, аларны даими рәвештә тәртипкә, әдәби геройларның һәм үзләренең уңай һәм тискәре гамәлләрен дөрес бәяләргә өйрәтеп килә, балалар исә. үз чиратында, коррупция проблемаларын ни рәвешле аңлауларын иҗади хезмәтләрендә чагылдыра.
Коррупциягә каршы халыкара көрәш көнендә, үсеп килүче буынның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү, яшьләрнең тормышта һәр нәрсәгә үз карашларын булдыру, аларда илнең иҗтимагый һәм сәяси тормышында катнашырга әзер булу хисен тәрбияләү максатыннан чыгып, 2016 елның 9 декабрендә “Коррупциягә ЮК дибез!” дигән темага балалар иҗат конкурсы үткәрелде.
Бәйгенең төп максаты – балаларны коррупция дигән әйбернең начар булуына төшендерү иде. Катлаулы һәм бигүк үзләренең темасы булмавына карамастан, балалар анда бик теләп катнашты. Алар композиция, төсләр ярдәмендә үзләренең уй-фикерләрен белдерергә тырышты. Шулай итеп, яшь гражданнарыбыз сәнгать чараларыннан файдаланып, ришвәтчелеккә каршы тискәре мөнәсәбәтләрен чагылдыруга иреште.