Кулланучылар өчен сабак бу!

2016 елның 9 декабре, җомга

Теләче районында Г. дигән кулланучыбыз 2015 елның 1 октябрендә, мебельне күчмә сату белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәр И.Р.Абдуллинага каталог аша заказ биреп, йомшак мебельне сату-алу килешүе төзегән. Заказның гомуми бәясе 33000 сум (16500әр сумлык 2 диван) тәшкил иткән. Килешү төзегән көнне ханым 20000 сумны алдан түләп куйган. Түләгәнлеккә квитанция алмаган, килешүгә дә укып тормыйча диярлек кул куйган.

Килешү шартлары буенча мебельне сатып алучыга тапшыру срогы килешү төзелгәннән соң күп дигәндә 30 эш көне тәшкил иткән. Айлар үтә торган, әмма товар китерүче күренмәгән. Хәер, хосусый эшмәкәр үзе дә эзсез юк булган.

Гражданка Г., хафага төшеп, хосусый эшмәкәрнең кесә телефонына берөзлексез шалтырата башлаган. Әмма трубканы алучы булмаган. Шуннан соң хосусый эшмәкәр И.Р.Абдуллинаның яшәү урыны буенча адресына претензия җибәрергә карар иткән. Тик, саклау срогы чыгу сәбәпле, хат кире кайтарылган. Г.ханым нишләсен, инде хосусый эшмәкәрнең теркәлү адресына кабат претензия юллаган. Хат, ниһаять 2016 елның 5 февралендә адресатына барып ирешкән. Әмма Г. нинди карарга киленүе турында хат алуга ирешмәгән.

Кулланучы нык пошаманга төшеп, эшнең нәрсәдә икәненә төшенергә булган.Ул иң элек эшмәкәрлекнең И.Р.Абдуллина исеменә рәсмиләштерелгән генә булуын, чынында бу эшчәнлекне ире алып баруын һәм мебель өчен акчаны шушы ир-атның алып калуын белгән.

Хосусый эшмәкәр И.Р.Абдуллина претензияне алганнан соң берникадәр вакыт узгач, алданган кулланучыбызның үзе әйтүенчә, аңа бер хатын-кыз, имештер, эшмәкәрнең сеңлесе шалтыратып, кулланучы ханымны төрле сүзләр белән мыскыллаганнан соң ,“апамның ире төрмәдә утыра, анда әле сезнең мебель кайгысы түгел”, дип белдергән.  Янәсе, претензияне очраклы гына, хатны үзенә дип уйлап, ялгыш кына алган (бәхетсезлеккә, фамилияләре генә түгел, инициаллары да бер үк төрле булып чыккан).

Шуннан кулланучыбызга хосусый эшмәкәр И.Р.Абдуллина иренең мошенник икәнлеге, кешеләрне алдап, мебельгә заказ, дип акча җыеп йөргәнлеге һәм юкка чыкканлыгы мәгълүм булган.

Шулай шактый гына аптырап йөргәннән соң гражданка Г. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә карар кылган булып чыкты. Территориаль орган хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау турында дәгъва гаризасы (мебельне сату-алу килешүен өзү таләбен куеп) тутырып, судка җибәрде.

Суд утырышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре гражданка Г. мәнфәгатьләрен яклады. Нәтиҗәдә кулланучылар хокукларын яклау турында дәгъва гаризасы тулысынча канәгатьләндерелде, сату-алу килешүе өзелде. Суд сатучыга карата кулланучының килешү буенча түләнгән акчасын, мораль зыянны каплау, кулланучы таләпләрен ихтыярый тәртиптә канәгатьләндермәгән өчен штраф түләү турында хөкем карары чыгарды.

Әйтергә кирәк, безнең суд тәҗрибәсендә мондый очракларның булганы бар иде инде (мәсәлән, Кукмара һәм Балтач районнарында). Товарларга, аеруча мебельгә заказ биргәндә кулланучыларга бик тә уяу булуларын киңәш итәсебез килә. Тиешле документларны кулыгызга алмыйча һәм оешманың законлы эшләвенә инанмыйча торып, нинди дә булса документ-килешүләргә кул куярга һәм хәләл акчагызны мошенникларга тоттырып җибәрергә ашыкмасагыз иде.

Алдау-йолдаулардан сак булсагызчы! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International