2016 елның 3 декабре – Халыкара инвалидлар көне. 1992 елда Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелган көн ул.
2016 елның 1-10 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре әлеге датага багышланган чаралар үткәрә. Инвалидлар декадасын үткәрү планына кертелгән чараларның максаты – физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның проблемаларын хәл кылуга бөтен тырышлыкны юнәлтү, әлеге эшкә киң җәмәгатьчелекне (гражданнар, хуҗалык итүче субъектлар) җәлеп итү, аларга төрле яклап булышу, инвалидларның җәмгыять эшчәнлегендә җәмгыятьнең тулы кыйммәтле әгъзалары булып торуын раслау.
Товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатлы булуы теләсә кемнең тормышында зур роль уйный. Әмма кайберәүләребез үзләренең хокукларын һәм гамәлдәге законнарны начар белә, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәсен белми. Безнең эштә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү мөһим роль уйный.
Лаеш шәһәренең «Золотая осень» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениесе бинасында Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Лаеш район оешмасы җыелышы булып узды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә, сәламәтлекләре какшауга карамастан, актив тормыш рәвеше алып баруны дәвам иткән көчле рухлы кешеләр җыелды.
Очрашуда Пенсия фонды, Медицина профилактикасы үзәге, “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы вәкилләре катнашты.
Очрашуга җыелган халык төрле мәсьәләләр буенча үзләренең сорауларына җаваплар табуга иреште. Инвалидлар, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан ничек файдаланырга, пенсия артачакмы һәм кулланучылар хокукларын ничек якларга, дигәнрәк сораулар белән мөрәҗәгать итте. Аларны шулай ук товарларның сыйфаты, товарлар турында кирәкле мәгълүматлар җиткерү, индивидуаль товарларга заказлар рәсмиләштерү, азык-төлек, дару, медицина җиһазлары бәяләре һ.б. кызыксындырды.
Соңыннан очрашуга җыелган барча кешегә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базарында килеп чыгу ихтималы булган катлаулы хәлләрдән чыгу юлларына өйрәткән белешмәлекләр өләшенде.