Хокукый дәүләт төзү тиешле законнар булдыру гына түгел, бәлки барлык яктан аларның таләпләренә туры килердәй кешеләр тәрбияләүне дә таләп итә. Бу, үз чиратында, кешеләребезнең үзләренең законлы хокуклары һәм бурычларын белүне, аларны килеп туган төрле хәлләрдә куллана алу осталыгын күздә тота.
Шуны истә тотып, 2016 елның 6 декабрендә Теләче муниципаль районының Алан авыл җирлеге Алан авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Мондый чаралар үткәрү кулланучылар хокукларын яклау эшенең районда яшәүчеләргә бик зур файда китерүен күрсәтә. Кулланучыларга бушлай консультация ярдәме күрсәтелә, аның барышында кулланучылар хокуклары санга сугылмауга кагылышлы хәлләр карала. Бу юлы да чара барышында кулланучыларны иң нык борчыган мәсьәләләргә, шул исәптән сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алыштыру (кире кайтару) сроклары һәм тәртибенә, таләпләр кую сроклары, кире кайтарып яки алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә тәфсилләп тукталып үтелде. Кабул итүгә килүчеләргә шулай ук сыйфат тикшерүе һәм экспертиза үткәрү тәртибе, экспертиза үткәрүче оешмалар турында мәгълүматлар ирештерелде.
Шуны истә тотыгыз: акны карадан аера белүче аңлы кулланучы булу өчен кеше үз хокукларын ихтирам итәргә, игътибарлы, мәгълүматлы булырга, куллану базары өлкәсендәге хәлләрне күзәтеп барырга һәм, бар нәрсәне дә беләм, шуңа күрә мине алдый алмыйлар, дип ышанып ятмаска тиеш.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукларыгыз санга сугылмаган икән, һич икеләнмичә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итегез! Телефоннарыбыз: (884360) 2-12-55, (884366) 3-28-93.