Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында күп кенә игелеклелек акцияләре оештырыла. Бу чараларның максаты – җәмгыять игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү һәм, дәүләт ярдәменә өстәп, аларга хәлдән килгәнчә булышу.
2016 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Азнакай шәһәрендә үткән хәйрия марафонында катнашты. Гомумән, территориаль оргна хезмәткәрләренең “Игелекле эшләр башкарырга ашык!” дигән акция кысаларында марафонда катнашуы матур бер традициягә әйләнергә өлгерде инде.