Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Халыкара инвалидлар көне кысаларында Казанда сәламәтлеге чикләнгән балалар укый торган 142 нче мәктәптә 6 нчы сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш чара уздырды. Әлеге махсус мәктәп уку йорты өчен билгеләнгән күләмдә балаларны социаль тормышка җайлаштырырга, белем бирергә, күнекмәләргә, киләчәктә тормыш алып барырга өйрәтергә, эшчәнлеккә әзерләргә тиеш.
Очрашуда укучыларга кулланучы, җитештерүче, эш башкаручы, сатучы төшенчәләре, кулланучы хокуклары аңлатылды. Балалар белгечләребез белән бергә, товарлар сатып алуга бәйле мисаллар китерә-китерә, һич тартынмыйча рәхәтләнеп фикер алышты. Бу аларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне үзләштерергә кирәклеге турында нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирде.
Укучылар игътибары азык-төлек товарларын сайлап алу кагыйдәләренә, җитештерүчеләр, продукциянең составы һәм яраклылык сроклары турында мәгълүматларга җәлеп ителде.
Балаларга продукцияне дегустацияләү төшенчәсенең нәрсәне аңлатуы, дегустацияләр үткәрүнең максаты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан аларны үткәрү тәртибе турында сөйләп үтелде.
Куллану дегустациясен үткәрү нәтиҗәсендә куллану үзенчәлекләре яки параметрлары ягыннан бер үк төрле булган продукцияне чагыштырма бәяләүнең хәл ителүе, продукциянең, кагыйдә буларак, сәүдә оешмалары киштәләреннән сатып алынуы искәртелде.
Балаларның моны яхшылабрак күз алдына китерүе өчен өч предприятие җитештергән, майлылыгы 3,2%лы кефирны күрсәтмә дегустацияләү дә үткәрелде әле.
Кыскасы, чара барышында укучыларга кызыклы һәм файдалы бик күп мәгълүматлар ирештерелде. Балаларга, шулай ук аларның укытучыларына дегустация аеруча ошады. Алар әнә шундый танып белү характерындагы чара үткәргән өчен белгечләребезгә җылы рәхмәт сүзләрен кызганмады.