2016 елның 11 декабрендә Бөгелмәдә 1 нче икмәк заводының (адресы: Калинин ур., 34/1) икенче фирма кибетен - «Плюшки-ватрушки» кибетен ачу тантанасы булды. Бөгелмә икмәк заводы белгечләре кибет өчен махсус рәвештә авызда эреп китә торган гаҗәеп дәрәҗәдә тәмле күмәч һәм эремчек пәрәмәчләре рецептларын уйлап табып, производствога керткән. Сатуда заводның башка продукциясе – яңа гына табадан төшеп, кайнарлыгын да югалтырга өлгермәгән ризыклар да урын алган. Ул гына да түгел, завод җитәкчелеге бер урында таптанып тормыйча, ризык әзерләү ягыннан кызыклы гына идеяләр дә уйлап тапкан. Әйтик, диңгез продуктларына мөкиббән киткән шәһәр-район халкы өчен кибеттә «Ваши суши» дигән япон кухнясы салоны булдырылган. Итальяннарның аш-суын яратучылар да игътибарсыз калмаган: мини-пекарняда алар өчен төрледән-төрле пиццалар пешерелә.
Фирма кибетен ачу тантанасы барышында продукцияне дегустацияләү үткәрелде. Мини-пекарняның «Плюшки-ватрушки» фирма кибете, беренче, унынчы һәм йөзенче сатып алучыга татлы бүләкләр тапшырып, халыкны сөендерде (Бөгелмә муниципаль районы мәгълүматлары буенча).
Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты. Чара барышында кулланучылар белән әңгәмәләр үткәрелде, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән буклетлар (кулланучылар өчен файдалы киңәшләр һәм элемтәгә керү өчен телефон номерлары урын алган) таратылды.