“Тылсым”да булдык

2016 елның 10 декабре, шимбә

2016 елның 7 декабрендә, Халыкара инвалидлар көне үткәрелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә кулланучылар белән очрашу уздырды.

Белгечләребез үзләренең чыгышларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, ведомствоның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәкаләтләре турында кыскача гына мәгълүматлар белән таныштырды.

Чарада катнашучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды. Моннан тыш барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

Кулланучыларга, сыйфатсыз товарлар сатып алуга бәйле хәлләр килеп туганда, күрсәтелгән хезмәтләрдә һәм башкарылган эшләрдә кимчелекләр ачыкланганда, Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде. Хезмәткәрләребезнең һәрвакыт әлеге мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм итәргә әзер торулары искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International