Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск һәм Әлки районнары буенча бүлекләреннән тикшерүләр материаллары карап тикшерү һәм карарлар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре Алексеевск районында Казан – Оренбург автомобиль юлының 87 нче чакрымында Казан шәһәрендә яшәүче бер ир-ат “иярләгән” ВАЗ 211440 машинасын туктаткан. Автомобильне тикшергәндә, багажы һәм салонында Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировкасыз гына Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясе – 192 шешә “Parlament” аракысы һәм 20 шешә «Казахстан» коньягы табылган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы әлеге факт буенча административ тикшерү алып бара.
Әлки районында үткәрелгән контроль сатып алу барышында өйдә ясалган спиртлы продукция сату факты билгеләнде. Базарлы Матакта яшәүче берәүнең 50 сумнан пыяла шешәдә 0,25 литр көмешкә сатып җибәрүе ачыкланды.
Әлеге факт буенча ТР КоАП 2.8 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, аны карап тикшерү вакытын һәм урынын билгеләү турында карар чыгарылды.