Алабуга шәһәрендә ведомствоара комиссия утырышы булып узды

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

8 декабрьдә Алабуга муниципаль районының башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы И.Х.Салихов рәислегендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге, район үзәк хастаханәсенең наркология бүлеге хезмәткәрләре һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре катнашында Ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Анда алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларга киртә кую мәсьәләләре, шулай ук комиссиянең 2017 елга эш планы каралды.

Утырышта Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, контрафакт хәмер продукциясен сатуга юл куймау максатыннан чыгып, җәмәгать предприятиеләре эшен аерым игътибарга алу турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International