Ниһаять, Лениногорскида эчкечеләр мөкиббән киткән киоскларга («Катюша» и «Кристина» киосклары) “йөгән” табылган. Алар чын мәгънәсендә җир йөзеннән юк ителәчәк.
Сүз уңаеннан, 8 нче мәктәп каршында гына урнашкан “Катюша”ның җир йөзендә эзе инде “суынганлыгын” да әйтеп үтик. Сәрхушләрнең “сөекле” киоскы берничә көн элек кенә “җан тәслим кылган”. Ларекны сүткәннәр, хәзер аның урынында буш мәйданчык җәйрәп ята.
Мәйдандагы “Кристина”ны да шундый ук язмыш көтә. Киоск хуҗасы аны 19-23 декабрь чорында сүтәргә тиеш. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дөрес, бу корылмаларны беренче чиратта “фанфурик” саткан өчен түгел (гәрчә шуның белән данлыклыга әйләнсәләр дә), ә гомуми файдаланудагы территориядә үзбелдеклеләнеп төзелгән өчен сүтәләр. Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты моннан өч атна элегрәк – 23 ноябрьдә бу җәһәттән тиешле карар кабул иткән.