Бөгелмәдә 11 ай эчендә дистәдән артыграк кеше хәмердән агуланган

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

 Бөгелмәдә яшәүчеләр Яңа елга әзерләнә башлады. Халык фатирларын бәйрәмчә бизәү, якыннарына бүләкләр, бәйрәм табынына тиз бозылмый торган ризыклар, шул исәптән хәмер юнәтү белән мәш килә. Тик кайберәүләр “яшел елан”ны сайлаганда, сәламәтлекләре турында гына бөтенләй онытып җибәрә.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органыннан алынган мәгълүматлар нәкъ менә шул хакта бик тә ачык итеп сөйли.

- Ноябрь аенда Бөгелмә районында  299 литрдан артыграк суррогат легаль булмаган әйләнештән алынды. Әле күптән түгел генә Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре  Удмуртия гражданины “иярләгән” бер җиңел машинаны туктаткан. Машинаны тикшергәндә Казахстанда җитештерелгән 129  литр хәмер табылган. Продукция хуҗасыннан алынып, экспертизага җибәрелде», - дип хәбәр итте ведомствоның әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Степанова.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Бөгелмәдә кайбер рейдлар “идән асты”нда җитештерелгән спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтүгә юнәлдерелгән “Легаль булмаган хәмер” республика операциясе кысаларында уздырылган.

Районда сыйфатсыз хәмер эчемлекләренә каршы көрәшкә, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар күрелә. Биредә спорт мәйданчыкларын төзү, балигъ булмаганнарны төрле түгәрәкләр һәм секцияләргә җәлеп итү турында сүз бара. Мәсәлән, 39 нчы  «Соловушка» балалар бакчасында үткәрелгән педагогик советта физкультура һәм савыктыру эшен оештыру турында фикер алышу булган. Очрашуда сабыйларның авырып китү очраклары ешлыгына анализ  ясалган, балаларның сәламәт тормыш рәвешен булдыруда ата-аналарының катнашуына багышланган фотокүргәзмә тәкъдим ителгән.

 Хакимият органнары бу мәсьәләне законнар чыгару дәрәҗәсендә хәл итәргә тырыша. Әйтик, РФ Дәүләт Думасы депутатлары инде ничә еллар буе күләме 1,5 литрдан артыграк булган пластик савытта сыра җитештерү һәм сатуны тыю омтылышларын ясый. Мондый таләпләрне бозган өчен штраф кертү тәкъдим ителә: вазыйфаи затларга  -  200 мең сумга кадәр, юридик затларга – ярты миллион сумга кадәр. Закон проекты авторлары фикеренчә, бу күпләребез тарафыннан бик тә яратып кабул ителә торган күбекле эчемлек куллануны киметүгә ярдәм итәргә тиеш. Сүз уңаеннан, төзәтмәләр буенча фикер алышуларның бер урында гына “таптанып” тормавын, бәлки аларның инде киләсе елда ук гамәлгә кертелү ихтималын әйтеп узарга кирәк.

 Сәламәтлек саклау министрлыгы, спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану сәламәтлеккә зыян ясый, дип тикмәгә генә кисәтми. Йомшак кына кисәтү әле бу. “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 11 ай эчендә Бөгелмәдә хәмердән агулануның  29 очрагы теркәлгән, шуның 13е үлем-җитем белән төгәлләнгән. Узган елның шушы ук чорындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, агулану өч очракка кимегән. Әмма үлем-китем очраклары шул ук дәрәҗәдә калган.

Белеп тор!

* Барлык хәмер эчемлекләре этил спиртыннан тора, ә ул күп кулланганда бәйлелек китереп чыгара;

* Җир шарында яшәүчеләрнең күпчелеге спиртлы эчемлекләр кулланмый;

* Эчкечелек вакытыннан алда картаюга китерә;

* Эчкечеләргә һәм аларның балаларына сай акыл, сай хәтер, таркаулык хас. Аларга еш кына шизофрения һәм башка төрле психик авырулар “ябышучан”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International