Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына кибетләрдә “кредитка яки бәясен өлешләп түләү хисабына товар сату” хезмәте күрсәтү җәһәтеннән гражданнардан күп кенә сораулар алына. Әнә Әлмәттә яшәүче бер ханым «ДНС» салонында күңеленә хуш килгән смартфон бәясен түләү ысулына бәйле рәвештә алдаулары турында язмача шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Бүген гражданнарыбызның күпчелеге “кредитка яки бәясен өлешләп түләү хисабына товар сату” хезмәте күрсәтүдән файдалана. Сатучылар, “өлешләп түләү”, дип, кредит буенча процент түләмичә генә товар сатып алырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта “өлешләп түләү” белән “кредит” төшенчәләре арасындагы аерманың нәрсәдән гыйбарәт булуын кайберәүләребез белеп җиткерми. Шуңа күрә бу төшенчәләрне тәфсилләбрәк аңлатып үтәргә булдык.
Әлеге финанс операцияләренең төп аермасы шунда: өлешләп түләүне рәсмиләштергәндә өченче затлар катнашмый! Займчы моңа шундук игътибар итәргә тиеш. Ягъни сату-алу килешүе фәкать сатучы белән сатып алучы арасында гына рәсмиләштерелгән очракта сатып алучы, чыннан да, өлешләп түләү турында сүз барганлыгына инана ала. Ә инде өлешләп түләүне банк аша рәсмиләштерү тәкъдим ителә икән, димәк, сатып алучыны кредит алырга “кодалыйлар” дигән сүз.
Кредит рәсмиләштерүне күрсәткән икенче әйбер – ул да булса кредит тарихында займ турында мәгълүматларны барлау. Өлешләп түләү килешүен рәсмиләштергәндә, бу финанс операциясе турында фәкать сатучы белән сатып алучы гына белә. Ә инде Кредит тарихлары бюросына займ турында мәгълүмат кредит турында сүз барганда гына эләгә. Бу шуңа күрсәтә: берьюлы ике банкта кредит рәсмиләштерелгән булса, әлеге ике кредит буенча сезне түләүгә сәләтсез дип таныган очракта, банк сезгә кредит бирүдән баш тартырга мөмкин.
Өлешләп түләүне рәсмиләштергәндә, өстәмә комиссияләр түләргә кирәкми. Шул ук вакытта, бурычны вакытында түләмәгән очракта, сатучы штраф санкцияләре билгели ала (сатып алынган товарны кире алуга кадәр). Ә инде кредит түләү, бурычны гына түгел, бәлки кредиттан файдаланган өчен тиешле процентлар түләүне дә күздә тота.
Ә инде өлешләп түләү рәвешендәге кредит сере сәүдә объекты өчен нидән гыйбарәт? Сатучы белән банк арасында килешү төзелә, шул килешү нигезендә сатучы сатып алучыга кредит проценты күләмендә товарга ташлама ясау мөмкинлеге ала. Бу очракта сатучы, яңа клиент җәлеп итү бәрабәренә, банктан акчалата компенсация ала. Әмма бу очракта да сатып алучы өчен кредит бик отышлы санала һәм ул өлешләп түләүдән бер ягы белән дә калышмый.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗәгә килергә була: сатып алучы теге яки бу товар сатып алуга килешү төзегәнче, документлар белән җентекләп танышырга һәм дөрес карарга килергә тиеш.
Җыеп кына әйткәндә, өлешләп түләүне рәсмиләштергән вакытта сатып алучыны түбәндәгеләр сагайтырга тиеш:
- өлешләп түләүне банк аша, ягъни өченче зат аша рәсмиләштерүне тәкъдим итү;
- янәсе, бурычны түләү процедурасын гадиләштерәчәк, дип, сатучының кредит картасын рәсмиләштерүне тәкъдим итүе;
- өлешләп түләүне 1 елдан артыграк срокка рәсмиләштерү;
- өлешләп түләүне рәсмиләштергән өчен өстәмә комиссияләр түләтү.
Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: өлешләп түләү һәм кредит дигән әйберләрнең икесе дә сатып алучыга үзенә кирәкле товарны сатып алу мөмкинлеге тудыру өчен уйлап табылса да, алар бер-берсеннән нык кына аерылып тора. Сатып алучыга өлешләп түләүне, башлангыч взнос кертүне генә таләп итеп, кибет үзе тәкъдим итә. Шул ук вакытта калган сумма билгеле бер чорга бүленә. Кредит рәсмиләштергәндә, килешү төзү процессында банк вәкиле катнаша. Моннан тыш өлешләп түләү процентлар түләүне дә күздә тотмый. Кредит өчен исә займ средстволарыннан файдаланган өчен процент түләтү карала. Вакытында түләмәгән өчен кибет сатып алынган товарны кире кайтарып алуга хокуклы булса, банк фәкать акчаны гына кире кайтару ягын каера.