Балаларга шәһәр, шәһәр яны җәмәгать транспортында, тимер юл һәм һава транспортында юл йөрүгә ташлама бирелә. Пассажир җәмәгать транспортында, үзе белән балаларын, утырып бару өчен аерым урыннар бирелмәгән килеш (билгеләнгән тәртиптә болай утырып йөрү тыелган очраклардан тыш), бушлай йөртүгә хокуклы:
- шәһәр һәм шәһәр яны транспортында - җиде яшьтән зур булмаган баланы;
- шәһәрара транспортта – биш яшьтән зур булмаган бер баланы.
Утырып бару өчен аерым урыннар бирелмичә генә балаларны транспортта йөртү тыелган очракта, пассажир үзе белән, утырып бару өчен аерым урыннарда, (әлбәттә инде, билет өчен түләү бәрабәренә), унике яшьтән зур булмаган ике баланы алып баруга хокуклы. Бу очракта баланы алып барган өчен түләү күләме билет бәясенең яртысыннан артмаска тиеш.
Пассажир үзе белән алып барган баланың яшен раслаган документка ия булырга һәм аны юл йөрүгә контрольлек итүче затларның таләбе буенча күрсәтергә тиеш.
Тимер юл транспортында пассажир балаларны бушлай алып баруга хокуклы:
- шәһәр яны поездында – 5тән зур булмаган баланы (5-7 яшьтәге балалар өчен тариф нигезендә түләнә);
- еракка йөрүче поездда – 5 яшьтән зур булмаган баланы (аерым урында утырып бармаса).
Пассажирга аерым урыннарда биштән ун яшькә кадәрге балаларны алып баруга, шулай ук ун яшьтән зур булмаган гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларына билет бәясе өчен ташламалы түләү хокукы бирелә.
Транспорт оешмасы, ташламалы юл йөрү яки бушлай юл йөрү бәясен түләү хокукын раслаган документ күрсәтелмәгәндә яки тиешенчә рәсмиләштерелмәгән документ күрсәтелгәндә, пассажирга ташламалы бәядән билет сатудан яки бушлай билет бирүдән баш тартуга хокуклы.
Эчке һәм халыкара авиарейсларда ике яшькә кадәрге балалар әти-әниләре белән, аерым урын бирелмичә генә, бушлай йөртелә. Ата-аналар ике яки өч баланы алып барса, икенче, өченче һ.б. балага, багажны бушлай алып бару хокукыннан башка, билет бәясенең яртысын түләтеп, аерым урыннар бирелә. Икедән унике яшькә кадәрге балалар билет бәясенең күп дигәндә 50%ын тәшкил иткән ташлама белән самолетта оча ала.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы нигезендә, эш башкаручы кулланучыга хезмәт күрсәтүләр, бәясе һәм аларга түләү шартлары турында мәгълүматларны җиткерергә тиеш.