13 декабрь көнне Аксубай муниципаль районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерү, шәхси һәм кече хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булып узды. Очрашуга 9 муниципаль район хакимияте башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, район фермер ассоциацияләре, крестьян хуҗалыклары рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәме хуҗалыклар, гаилә фермалары башлыклары чакырылган иде. Әлбәттә инде, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече дә әлеге чарадан читтә калмады.
Семинарда катнашучылар «Гарант» сәнәгать мәйданчыгында булды. Биредә профнастил һәм аны урнаштыру өчен кирәкле элементлар, икмәк, катнаш азык, шулай ук кулинария һәм кондитер әйберләре җитештерү белән шөгыльләнүче дүрт компания эшли.
Киңәшмә алдыннан (ул Аксубай районы Мәдәният йортында узды) Аксубай районында кече һәм уртача эшмәкәрлек оешмалары җитештерә торган продукция – икмәк-күмәч ризыкларыннан, лимонад, токмач, кондитер әйберләре, сөт продукциясеннән алып, чүкеп ясалган әйберләр һәм кулдан эшләнгән агач әйберләргә кадәр – барысы да тәкъдим ителде. Җирле продукциядән яхшырагы беркайда да юк бит!
Республиканың төп бурычларыннан берсе – кулланучылар кооперациясен саклау һәм үстерү. Киңәшмә ахырында “Иң яхшы авыл җирлеге”, “Иң яхшы гаилә фермасы” һәм Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләү булды.