Әлмәт районының полиция бүлеге участковыйлары өй шартларында эшләнгән зур градуслы спиртлы эчемлек, ягъни көмешкә куып сатуның ике фактын билгеләгән.
Көмешкә сату фактлары Бута һәм Ерсубайкино авылларында ачыкланган. Закон сүзенә колак салмаучы хәсрәт “эшмәкәрләр”, сыйфатсыз спиртлы эчемлекләрнең нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында уйлап та тормастан, авылдашларына очсыз гына бәядән рәхәтләнеп көмешкә сатып яткан. Әлеге фактлар буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре административ эшләр кузгаткан.
Гражданнарга өйләрендә үз ихтыяҗлары өчен этил спирты нигезендә эчемлекләр ясау тыелмый анысы. Әмма аны сату закон нигезендә тыелган. Хокукый нормаларда көмешкә һәм өйдә ясалган башка төрле спиртлы эчемлекләр саткан өчен, иректән мәхрүм итүгә кадәр, шактый ук кырыс җәза чаралары күздә тотылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы.