Хосусый эшмәкәр Н.Г.Хәкимҗанованың сәүдә объектында семинар уздырдык

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

 2016 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында хосусый эшмәкәр Н.Г.Хәкимҗанованың сәүдә объекты сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча семинар-уку үткәрде.

Чарада катнашучыларга РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, №2300-1РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде.

Моннан тыш сатучылар сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында дөрес мәгълүматлар күрсәтү зарурилыгы; савыт-пакетларга салынган товарлар һәм икмәк-күмәч ризыкларын, кондитер әйберләрен сату кагыйдәләренә төшендерелде. Шулай ук сатучылар игътибары сатудагы товарларның яраклылык срокларына, товарларның саклау шартларын үтәүгә контрольлекне көчәйтүгә  җәлеп ителде. Алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре аңлатып үтелде.

Ахырда сатучыларның һәркайсына кулланучы өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасының чираттагы саны таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International