2016 елның 15 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина ТР Әтнә районының Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күчмә чара үткәрде. Территориаль орган хезмәткәре авыл халкына иң элек Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкаләтләрен, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләрен аңлатты. Очрашуда шулай ук куллану базарында закон бозуларны кисәтү максатыннан үткәрелеп килә торган контрольлек чараларына тукталып үтелде. Моннан тыш товарлар сатып алганда товарның составы, төрелмәсе, яраклылык срогына игътибар итәргә кирәклеге турында киңәш-табышлар бирелде. Чарада катнашучыларга көндәлек тормыштан мисаллар китереп, кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренең закон тәртибендә ни рәвешле якланылуына төшендерелде.
Ә инде сатучы яки эш башкаручы кулланучының законлы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта Арча территориаль органына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде. Биредә хезмәткәрләребезнең бу мәсьәләләрне хәл кылуда һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торулары искәртелде.
Очрашуда катнашучыларның һәммәсенә мәгълүмати материаллар: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре белән элемтәгә керү өчен телефон номерлары күрсәтелгән буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы таратылды.