Балаларны аңлы кулланучылар булырга өйрәтү

2016 елның 17 декабре, шимбә

Азнакай шәһәренең 2 нче мәктәбендә 2-5 сыйныф укучылары өчен “Мәктәп укучыларына – куллану белемнәре” дигән темага танып-белү характерындагы дәрес үткәрелде.

Очрашу барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре балалар белән бергә кулланучыларның нинди хәлләрдә калырга мөмкин булулары турында сөйләде. Территориаль орган хезмәткәренең укучылар белән аралашуында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә кулланучы буларак балаларда дөрес гадәтләр формалаштыру төп бурычка әйләнде. Әңгәмә барышында тормыштан үрнәкләр китерелде, яңа гына кулланучыга әйләнеп килүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау буенча гап-гади киңәшләр бирелде, шулай ук үзеңә-үзең хезмәт күрсәтү кибетләрендә һәм супермаркетларда үзеңне дөрес тотарга  өйрәтелде.

Әлбәттә инде, укучыларның кулланучы буларак үз хокукларын яклау буенча үзләштергән белемнәрен тормышта куллана алулары, кибеттә үзләрен дөрес тоту юлларын таба алулары, кулланучылар хокукларын яклауның төп механизмнарын белүләре мөһим.

Чарадан соң барлык укучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International