Инвалидлар декадасы кысаларындагы чаралар

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Декабрь башы гадәттә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Бу көнне игълан итүнең максаты – кеше хокукларын тулысынча һәм бертигез дәрәҗәдә үтәү һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуларын тәэмин итү.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре А.И.Хәлилов, инвалидлар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатыннан чыгып, Шәмәрдән авылында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне куллану базарында яклауның даими игътибар үзәгендә  булырга тиешлеген тагын бер кат искә төшерү өчен әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

Чара барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыру, бу гамәлләр кылуның срокларын бозу мәсьәләләренә кагылып үтелде. Шулай ук яраклылык срогы чыккан товарлар сатып алу очрагында нәрсә эшләргә, кайда мөрәҗәгать итәргә, дигән сорауларга җаваплар табу җәһәтеннән киңәш-тәкъдимнәр ирештерелде. Әйтергә кирәк, бу киңәш-табышлар чарага җыелган халыкта аеруча зур кызыксыну тудырды.

Шуннан соң теләгендә булган гражданнар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеченнән төрле аңлатмалар һәм кыйммәтле киңәшләр алуга иреште.

Чара йомгаклары буенча барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар һәм  “Вестник потребителя” газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International