“Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага уздырылган республика олимпиадасы “эзләре” буйлап йөрү

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

2016 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының 2 нче урта мәктәбендә узган тантаналы линейкада “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика укучылары арасында үткәрелгән олимпиада призерына грамота һәм кыйммәтле бүләк тапшыру булды. Җиңүчене бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина, мәктәп директоры урынбасары Р.Н.Кондратенко, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Б.И.Кадыйров очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе-кереш сүз белән мөрәҗәгать итте. Ул үзенең чыгышында олимпиада турында, этапларының ничегрәк үтүе турында сөйләде, шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау” турындагы РФ Законының көндәлек тормыштагы әһәмиятенә кагылып үтте. Арча муниципаль районының Арча 2 нче урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы   Илдусова Руфинә Эдуард кызы “Куллану белемнәрен үстерүдә тырышлык һәм ныклык” номинациясендә призерга әйләнгән иде. Аңа кыйммәтле бүләк  - смартфон һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе  И.А.Марченко исеменнән грамота тапшырылды. Линейкага җыелган барча укучы Руфинәгә тапшырылган бүләктән “аһ” итте һәм хәтта әлеге булдыклы кызга яхшы мәгънәсендә көнләшеп караучылар да булды.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ильмира Ильяс кызы Нурмиәхмәтовага Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе  И.А. Марченко имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.

16 декабрьдә  тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына: Татарстан Республикасы Саба районының Шәмәрдән лицеенда - Емельянова Ләйсән Мәҗит кызына, Саба районы сәләтле балалар өчен аерым фәннәр тирәнтен укытыла торган интернат-мәктәптән – Гомәрова Рушания Рифмир кызына, Теләче районы Теләче урта мәктәбеннән – Абдуллина Гөләндәм Ахун кызына, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбеннән – Сәмигуллина Әлфинур Хафиз кызына да шундый ук бүләкләр тапшырылган иде.

Әйе, балаларның югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен нәкъ менә укытучының бик зур тырышлык куюын билгеләп үтәргә кирәк шул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International