«Blackberry Lounge» кафесында хәмерне легаль булмаган әйләнештә йөртәләр

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

2016 елның 9 декабрь иртәсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Түбән Кама шәһәренең бер җәмәгать туклануы оешмасында, тәгаенләп әйткәндә, «Blackberry Lounge» кальян-кафесында “идән астыннан”, ягъни лицензиясез генә хәмер продукциясе сату турында мөрәҗәгать алынды. Шул ук көнне кичен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә әлеге кафега барып кайтты. Биредә лицензиягә ия булмаган килеш кенә хәмер продукциясен сату факты, чыннан да, расланды. Хәйләкәр кафе хуҗасы лицензиягә акча исраф итмичә генә хәмер сатып акча эшләргә карар иткән булып чыкты.  Моннан тыш кафе кунакларына, җиләк-җимеш кушып ясалган кальянга заказ биргәндә, бер шешә элита шампан шәрабенең яки хәмер нигезендәге коктейльнең бүләк ителүе ачыкланды. Хәмер продукциясенең суыткычта һәм бар өстәле астында саклануы мәгълүм булды. Шулай итеп, биредә 22 шешә хәмерне: барлыгы 14 мең сумнан артыграк суммада 14,25 литр күләмендә шәраб, аракы, коньяк, виски, ромны әйләнештән алырга туры килде. Кафе хуҗасы үзе дә алкогольле продукцияне сату фактын инкарь итәргә маташмады. Берочтан аның дәүләт теркәвенә алынмыйча  һәм контроль-касса техникасын кулланмыйча гына хосусый эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруы да мәгълүм булды.

 Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Ә кафе эшчәнлеге ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының игътибар үзәгенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International