2016 елның 1 һәм 8 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Зеленодол шәһәрендә яшәүче ике кешегә (спиртлы продукция ташучылар) карата полиция органнарыннан материаллар алынган.
Бу хәсрәт “эшмәкәрләр” сыекчаны, танылган брендлы шифалы су рәвешендә, биш литрлы савытларга тутырып ташыган. Алардан барлыгы 20 литр күләмендә суррогат алынып, административ хокук бозу турында эшләр кузгатылган.