Өй “бизнесы”

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Декабрь аенда Әлмәт районы буенча полиция бүлеге участок хезмәткәрләре өй шартларында эшләнгән продукция – көмешкә сатуның 2 фактын билгеләгән. Шул рәвешле Бута авылында Г.И.Писарев, Ерсубайкинода  - Н.Б.Зарипова участковыйлар “кармагына” эләккән.

Закон бозучылар көмешкәне, сыйфатсыз спиртлы эчемлекләрне куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында уйлап-нитеп тормастан, авылдашларына очсыз гына бәядән сатып яткан. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, бу җәһәттән административ тикшерүләр үткәрелә.

Гражданнарга өйләрендә этил спирты нигезендәге эчемлекләр ясау тыелмый анысы. Әмма сату өчен түгел, фәкать шәхси куллану өчен булганда гына.

Ә инде сатып җибәрү максатыннан көмешкә һәм шуңа охшаш эчемлекләр куу административ җаваплылык, кайбер очракларда – бөтенләй дә җинаять җаваплылыгы китереп чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International