ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегеннән бер административ материал керде. Анда бәян ителгәнчә, Сарман районының Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә «Боярышник» косметика лосьоны рәвешендә су кушылган спирт (ГОСТ таләпләренә туры килми торган) сатылган. Шулай итеп, 99 мл сыешлы 39 савыт сыекчаны әйләнештән алырга туры килгән.
Республикада зур градуслы хәмер һәм төрле спиртлы сыекчалар сату инде күптәннән катгый контрольлектә тотылып килә. Әмма һаман саен эчү артыннан гына йөрүчеләр үзләренә кирәген барыбер таба. Халыкның билгеле бер катлавы өчен, нәрсә эчүләре мөһим түгел, дигән тәэсир кала хәтта. “Голт-голт” итсә, шул җитә. “Голт-голт” итә дә инде: башта – аракы, аннан - сыра, ахырдан – төрле лосьоннар, төнәтмәләр, әйтик, «Боярышник»...
Кибет хуҗасы – хосусый эшмәкәр, әлбәттә инде, спиртлы сыекчаны авырткан буыннарга сөртү өчен, азык-төлек кибетенә ул фәкать сызлаган урыннарга сылау-ышку максатында сатып җибәрү өчен генә китерелә, дип акланырга маташты. Әмма бу продуктны сатып алучылар гына сәламәтлеге турында кайгырткан кешеләргә охшамаган. Зур күләмдә спиртлы сыекча куллану кешегә үлем белән яный. Әмма, кызганычка, бу сатучыларны да, сатып алучыларны да куркытмый: тегеләрен җиңел керем кызыктырса, боларына эчәргә генә кирәк. Нәрсә эчәргә – анысы мөһим түгел.
Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә.