2016 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Хәмер продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы үткәрелә.
Дегустациядә Россия шампан шәрабенең 10 үрнәге тәмен татып карау тәкъдим ителәчәк. Шампан шәрабенең халык тарафыннан аеруча яратып кулланыла торган ярымтатлы маркасы сайлап алынды.
Дегустациягә, Хәмер продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Татспиртпром” АҖ, “Алкоторг” ҖЧҖ вәкилләре чакырылды.