Халык белән очрашулар дәвам итә

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре халык белән чираттагы очрашулар үткәрде. Бу айда Әлмәт районы Яңа Троицкий, Азнакай районы Әсәй, Бөгелмә районы Иске Исаково авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән  очрашулар узды. Ә инде 2016 елның 15 декабрендә Азнакай шәһәрендә “Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан контрафакт продукция сату һәм куллануны кисәтү” дигән темага “Түгәрәк өстәл” булды.

Бу чараларны үткәрү барышында мөрәҗәгать итүчеләргә алкогольле продукцияне ваклап сату турында мәгълүматларны ЕГАИС системасына тапшыру; техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм аны башкасына алыштыру мөмкинлеге; сату-алу килешүен өзү буенча дәгъва гаризасын тутыруга ярдәм итү; сәүдә, хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен үтәү, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре һ.б. буенча аңлатмалар бирелде.

Халык белән күчмә очрашулар иң элек аңлату эше алып бару һәм кичекмәстән хәл кылуны таләп иткән проблемаларны ачыклау максатыннан чыгып уздырыла. Белгечләребезгә барлыгы 11 кеше мөрәҗәгать итте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарны кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар һәм хокукый  киңәшләр бирде. Ахырдан барча кешегә кулланучы өчен белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International