Әлмәттә алкогольле продукцияне билгеләнгән чикләүләрне санга сукмыйча сату очрагы ачыкланган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан сәүдә объектларына мониторинг үткәрү барышында алкогольле продукцияне сату вакыты буенча билгеләнгән чикләүләргә төкереп караган бер сатучының сыра сатуы билгеләнгән.
- Хәзерге вакытта административ тикшерү алып барыла. Әлеге закон бозу өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган: вазыйфаи затка – 5000нән 10 000 сумга кадәр күләмдә. Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан карап тикшереләчәк. - дип аңлатты безнең хәбәрчегә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.