2016 елның 16 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 1 һәм 2 нче суд приставлары бүлекләренең суд приставлары-башкаручылар белән берлектә административ штрафларны законда билгеләнгән срокта ихтыярый нигездә түләмәгән бурычлылар – хосусый эшмәкәрләрнең сәүдә объектларында булып кайтты.
Нәтиҗәдә ике сәүдә объектында эшмәкәрләрнең инде үз эшчәнлекләрен туктатканлыклары ачыкланды. Ике хосусый эшмәкәр шунда ук барлыгы 11 мең сум күләмендә штраф түләде.
Исегезгә төшерәбез: Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, административ җаваплылыкка тартылган зат административ штрафны административ штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш.