2016 елның 9 декабрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге оператив дежурныена Арча шәһәрендә яшәүче берәүнең гаражында зур партиядә легаль булмаган хәмер продукциясенең саклануы турында хәбәр алынган.
Гражданин гаражына килеп чыккан оперативникларны һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләрен күргәч, биредә, чыннан да, хәмер саклавын танырга мәҗбүр булды.
Нәтиҗәдә ялган маркалы 40 шешә «Белая береза» аракысы, этил спирты билгеләре булган барлыгы 20 литр сыекчалы 2 канистр хуҗасыннан алынды. Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.