«Коррупциягә каршы көрәш турында» 25 декабрь, 2008 ел, № 273-ФЗ Федераль закон нигезендә, хакимият органнарының гражданнар белән нәтиҗәле төстә берлектә эшләү механизмын булдыру, шулай ук гражданнарны хакимият органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат алу мөмкинлеге белән тәэмин итү кебек чаралар коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәсен арттыруда һәм эшмәкәрлек өлкәсеннән кирәкмәгән административ киртәләрне алып ташлауда төп юнәлешләрнең берсе буларак билгеләнгән.
2016 ел дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре гражданнарга, юридик затлар вәкилләренә 201 күчмә кабул итү; бизнес-бергәлекләр өчен 266 чара үткәрде. Әйтик, агымдагы елның 13 декабрендә Азнакай районында «Лилия» һәм «Айкар» кибетендә юридик затлар вәкилләре өчен чара узды. Әлеге очрашу кулланучылар белән үзара килеп чыккан низагларны хәл кылу мәсьәләләре буенча хокукый яктан аң-белемнәрне үстерү максатыннан оештырылды. Эшмәкәрләргә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, шулай ук гамәлдәге законнарны үтәү буенча гамәлләр эзлеклелеге аңлатылды.