Шәхси хуҗалыклар продукциясе буенча семинар-күргәзмә үткәрелде

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

 2016 елның 19 декабрендә ТР Тукай районында авыл халкының эшмәкәрлек активлыгын көчәйтү һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булып узды. Бу көнне Чаллы шәһәренең “Энергетик” Мәдәният йорты мәйданчыгында киң колачлы һәм бик тә әһәмиятле чара узды. Тукай районы Мәләкәс авылының “Керәшеннәр” фольклор ансамбле исә күргәзмә-семинарга үзенчәлекле бәйрәм төсмере өстәде.

Семинарда Татарстан Республикасының 13 районы: Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Менделеев, Минзәлә, Мөслим, Сарман,  Ютазы, Тукай районнары вәкилләре катнашты. Ә инде күргәзмәгә семинарда катнашкан 20дән артыграк вәкил үзенең шәхси хуҗалыгында җитештерелгән продукциясен тәкъдим итте. Шулай ук кече хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы продукциясе: мөгезле эре терлек ите, ат, дуңгыз, сарык ите, Яңа ел алдыннан ихтыяҗ бигрәк тә зур булган каз, күркә, үрдәк итләре күргәзмәдә зур урын алды. Бал, сөт ризыклары һәм туңдырылган җиләк-җимешнең киң ассортименты да күзләрне камаштырырдай дәрәҗәдә бик бай иде.

 Кече хуҗалыклар өчен техника күргәзмәсе семинарда катнашучылар һәм кунакларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Семинар-киңәшмәгә чакырылучылар арасында югары дәрәҗәле кунаклар: ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе  Т.Г. Һадиев, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов, Татарстан Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе  К.М. Байтимеров бар иде.

Семинарда күп кенә мөһим мәсьәләләр: гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү юллары һәм мөмкинлекләре, гаилә терлекчелек фермаларын, ТРда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү, ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә субсидияләр һәм кредитлар бирү, юллар салу, терлек азыгы белән тәэмин итү һ.б. шундый мәсьәләләр каралды.

Әйтергә кирәк, мондый семинарлар Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелгән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен куллану базарына чыгару, аның сыйфатын һәм көндәшлеккә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә.

“Энергетик” Мәдәният йорты бинасы фойесында исә “Түгәрәк өстәл” оештырылды. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре куллану базары һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча халыкка киңәш-табышлар бирде. Мөрәҗәгать иткән барча кешегә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән буклетлар өләшенде.

Семинарны оештыручылар чарада катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, товар әйләнеше артуны, Татарстан Республикасында яшәүчеләр файдасына көндәшлеккә сәләтле яңа продукция җитештерү, саулык-сәламәтлек һәм бәйрәм кәеф-рухы теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International