Ничек “салют” сайларга?

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Күпләребез, зарыгып көтелгән Яңа ел бәйрәмендә онытылмас тәэсиргә күмелү, һавага бөркелгән могҗизаи утларга карап әллә нинди хыялларга бирелү өчен пиротехника әйберләрен юнәтергә ашыга.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре район эчке эшләр бүлеге һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә пиротехника әйберләре сатыла торган сәүдә объектларын контрольдә тоту буенча уртак рейдлар үткәрде.

КУЛЛАНУЧЫ, БЕЛЕП ТОР!

Белеп кулланмаганда яки сыйфатсыз булганда хәвеф-хәтәр куркынычы белән янаган мондый “уенчык”ларны сатып алганчы, түбәндәгеләрне белеп торырга тиешбез.

Пиротехника әйберләрен легаль сату тиешле саклау шартларына (әйтик, тимер сейф һ.б.) ия булган махсус бүлекләрдә (секцияләр) генә хәл ителергә тиеш.

Пиротехниканы базардан һәм башка тиешсез урыннардан сатып алу бәйрәмдә бик зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Беренчедән, мондый урыннарда сертификацияләнмәгән продукция сатылса, икенчедән тиешле саклау шартлары үтәлми.

Көнкүреш максатындагы пиротехника әйберләренең хәвефлелек классы  III тән артмаска тиеш. Һәр пиротехника әйберендә куллану иснтрукциясе урын алган булу булу шарт. Инструкция “шартлаткыч”ның үзенә яки савытына аңлаешлы, төгәл итеп язып куелган булырга тиеш. Пиротехника инструкциясендә түбәндәгеләрнең күрсәтелгән булуы зарури:

  • пиротехника әйберләре белән эш итү һәм аны куллану шартлары буенча чикләүләр;
  • аларны хәвеф-хәтәр китермәслек итеп әзерләү, очыртып җибәрү һәм утильләштерү (кирәк булганда);
  • пиротехника әйберләренең янып китүен һәм янгын чыгаруын кисәтү чаралары;
  • яраклылык срогы яки гарантия срогы һәм җитештерү датасы;
  • пиротехника әйберенең куркыныч тудыру ихтималы турында кисәтү;
  • җитештерүче турында мәгълүматлар;
  • пиротехника әйберенең идентификация билгеләре;
  • сертификатлаштыру турында һәм пиротехника продукциясенең үзенчәлегенә бәйле башка мәгълүматлар.
  • Бу мәгълүматларның барысының да рус телендә бәян ителгән булуы шарт. Кисәтү характерындагы язулар башка төрле шрифт белән язылырга яки “ИГЪТИБАР!” дигән сүз белән башланып китәргә тиеш.

“Шартлаткыч” әйберләр сатып алганда, фаҗигале хәлләрдән котылып калуга ярдәм итәрдәй берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

Кулдан эшләнгән пиротехника әйберләрен кулланмаска!

Пиротехниканың бөрлык төрләреннән дә фәкать урамда гына кулланырга рөхсәт ителүен истән чыгармаска.

Пиротехника әйберләрен сайлаганда, тышкы кыяфәтенә игътибар итегез. Кимчелекләре булган, ягъни яньчелгән-изелгән, ярылган, су тиеп юешләнгән һәм корпусы, фитилендә башка төрле җитешсезлекләре күренеп торган “шартлаткыч”лардан файдаланырга ярамый.

Тыела:

  • куллану инструкциясе һәм иминлек чаралары белән танышканчы, сатып алынган пиротехникадан файдалану;
  • тизлеге 5м/с артыграк җилдә пиротехника куллану;
  • хәвефле зонада (савыт-төрелмәсендә күрсәтелә) кешеләр, хайваннар, янып китүчән материаллар, агачлар, биналар, торак йортлар, электр үткәргечләре булганда, пиротехника шартлату;
  • салютны кулдан очырту һәм очыртканнан соң 2 минут узганчы пиротехника әйберләре янына килү;
  • файдаланганда, пиротехника өстенә иелү;
  • яраклылык срогы чыккан, кимчелекләре күзгә күренеп торган пиротехника әйберләреннән файдалану;
  • куллану инструкциясендә һәм иминлек чараларында күздә тотылмаган теге яки бу гамәлләр кылу, шулай ук пиротехника әйберләрен сүтеп карау яки үзгәртеп эшләргә маташу;
  • пиротехниканы ябык бүлмәләрдә, фатирларда, офисларда куллану, шулай ук балконнар һәм лоджияләрдән салют җибәрү;
  • балаларга пиротехника әйберләрен мөстәкыйль очыртырга рөхсәт итү;
  • балигъ булмаганнарга пиротехника әйберләрен сату;
  • юешләнгән пиротехника әйберләрен җылыткычларга – җылылык батареяләренә, башка җылыту приборларына куеп киптерү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International